Бүген Татарстан башкаласында "Гаҗәеп Казан" веломаршрутыачылды. Беренче булып аны РФ мәдәният министры Владимир Мединский, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Туристлык буенча ТР дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова һәм шәһәрнең велохәрәкәте активистлары сынап карады.
Искәртеп узабыз: "Гаҗәеп Казан" велосипед маршруты РФ Мәдәният министрлыгының велосипедлы һәм җәяүле маршрутлар оештыру буенча Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады. Әлеге проектны тормышка ашыруга федераль бюджеттан 15 млн сум күләмендә грант бүлеп бирелде. Конкурска федерациянең 65 субъектыннан 178 проект тәкъдим ителгән.