Форумның икенче көне “Турист күзләр белән ярата” Интерактив сессиясеннән башланды. Форумда канташучылар таныту хакында тулы визуаль эчтәлек төзелешенең өйрәнделәр.
Форум ачылышында, шулай ук, чит ил белгечләре дә чыгыш ясады. Алар арасында Италиянең "Pleon" компаниясе президенты Джанни Каталфамо, "TripAdvisor" (АКШ) компаниясенең Италиядәге вәкиле Лорензо Бруфани, диджитал коммуникацияләр буенча дөньяда иң абруйлы шәхесләрнең берсе Шон Гарднер кебекләрне атап узарга була. Ике көнлек форумда, Россиядән тыш, Испания, Бөекбритания, АКШ, Венгрия, Нидерланд, Беларусь һәм Латвиядән белгечләр катнаша.