Казанда "Авыл туристлык продуктларын, маршрутларын проектлау һәм алга этәрү " семинары узачак

2015 елның 23 октябре, җомга

2015 елның 23-25 октябрьдә "Авыл туристлык продуктларын, маршрутларын проектлау һәм алга этәрү" проект-методик семинары узачак. 
Семинар Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты ярдәмендә һәм авыл туристлык продуктларын, маршрутларын формалаштыру һәм алга этәрү «Алга Авылга!» уку программасын тормышка ашыру кысаларында үтәчәк.
 Семинар программасы төрле тематик лекцияләрдән тора (бизнес-планлаштыру, проектлау буенча тренинг, "түгәрәк өстәл" һ. б.).
Чара "Пламя" балалар савыктыру лагеренда узачак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International