Казахстан Республикасының туроператорлары Татарстанның туристлык потенциалы белән танышалар

2015 елның 4 сентябре, җомга

3 нче сентябрьдан 7 нче сентябрьга кадәр 2015 нче елның Татарстан Республикасына реклама-мәгълүмати туркысаларында Казахстан Республикасының туроператор вәкилләре килделәр.

Визит вакытында Казахстанның турбизнес вәкилләре Татарстан Республикасының туристлык мөмкинлекләре белән танышалар. Туроператорлар Казан Кремленә барачаклар, алар өчен Бауман урамы буенча җәяүле экскурсия оештырылачак. Шулай ук Казахстан вәкилләре төп туристик объектларын һәм истәлекле урыннарны күрә алачаклар.

Ял көннәрендә Казахстан туроператорларына Свияжск утрау шәһәрчегенә һәм Бөек Болгар шәһәренә күчмә экскурсия оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International