Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитетында Сергей Иванов АКШ да Россия Федерациясенең Сәүдә вәкиле А.Стадник белән эшлекле очрашу узды
2015 елның 20 августы, пәнҗешәмбе
Очрашу барышында республиканың туристик һәм инвестицион потенциалы тәкъдир ителгән иде. А.Стадник«5 ветров» Идел һәм Чулман елгалары акваториясен үстерү проекты белән кызыксынуын белдерде. АКШ гражданнары өчен Татарстан Республикасында актив туристик тәкъдим туплау, үстерү һәм эшләү буенча, шулай ук проектны гамәлгә ашыру өчен америка инвесторларын җәлеп итү мөмкинлеге сораулары турында фикер алыштылар. А.Стадник билгеләп үткәнчә, АКШ гражданнарына, Татарстан эшлекле туризм ягыннан бик файдалы булырга мөмкин. Һәм Татарстан потенциалын Калифорниядә Форт-Россе октябрь аенда уздырыла торган милли бәйрәмендә тәкъдир итәргә әзер булуын белдерде.