8 ел эчендә Алабугада Спас ярминкәсен уздыру кысаларында осталар саны 10 тапкырга артты

2015 елның 3 августы, дүшәмбе
Нибары өч көн эчендә Алабугада Спас ярминкәсен 150 меңнән кеше карады. Чагыштыру өчен, узган елдакунаклар саны 140 мең кеше иде. Спас ярминкәсе нәтиҗәләрен бүген гомумшәһәр планеркасында ясадылар. Исегезгә төшерәбез, Алабугада халык һөнәрләре бәйрәме 31 июленнән 2 августына кадәр узды. Спас ярминкәсен бәйрәм иткән көннәрдә шәһәр 7 теплоход белән 900 туристлар кабул итте, тагын 4 мең турист автобус экскурсиясе белән килде. Бу Петербург, Самара, Пермь, Казан һәм Түбән Новгород халкы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International