"Бөек Болгар" фестивале турында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сөйләячәк

2015 елның 4 августы, сишәмбе
Иртәгә, 5 августта сәгать 11.00 дә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында «Бөек Болгар» Бөтенроссия тарихи фестиваль темасына пресс-конференция узачак. Медиа-чарада Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм фестивальне оештыручы Алексей Кокурин катнашачак. Искәртеп узабыз, 2015 елның 14-16 августта ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән, Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгында россия һәм халыкара тарихи реконструкция клублары катнашында "Бөек Болгар" Бөтенроссия тарихи фестивале узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International