31 нче июльдан 2 нче августка кадәр Алабугада VIII Бөтенроссия Спас ярминкәсе һәм VIII Бөтенроссия кыңгырау чыңы фестивале узачак. Спас ярминкәсе Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының инициативасы буенча тергезелгән һәм елдан-ел катнашучылар саны арта, халык иҗаты осталарының географиясе киңәя, алар ярминкәдә үз әйберләрен вәкил итәләр.