Сергей Иванов Хельсинки шәһәренең "Visit Russia" Милли туристик офисы ачылышында катнашты

2015 елның 13 июле, дүшәмбе
10 июль көнне12.30 сәгатьтә Хельсинки шәһәрендә "Visit Russia" Милли туристик офисы рәсми ачылу тантанасы булып узды. Офис шәһәрнең үзәк өлешендә тарихи бинасында, түбәндәге адрес буенча урнашкан: Eteläesplanadi, 2 (Этелаэспланади урамы, 2 йорт). Офис ачу тантанасында, Россия Федерациясенең Финляндиядәге Илчесе Александр Румянцев, Россия Федерациясенең Мәдәният министры урынбасары Алла Манилова һәм туризм буенча Федераль агентлык башлыгы урынбасары, Сергей Корнеев катнашты. Чара кысаларында Сергей Иванов фин хезмәттәшләренә Татарстан Республикасының туристлык мөмкинлекләр тәкъдим итте. Шулай ук Россиянең Төньяк-Көнбатыш федераль округы ("Көмеш муенса” маршруты), Карелия һәм башка россия регионнарының турпродуктлары презентацияләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International