Музейның туган көне

2015 елның 10 июне, чәршәмбе

11 июньдә 11.00 Габдулла Тукай әдәби музеенда “Сабантуй мизгелләре” дип аталган бәйрәм үткәрелә. Ул музейның туган көненә багышлап уздырыла.

Казан – Тукай талантының чәчәк ату чоры, аның шәхес буларак өлгереп җитү, шөһрәт казану дәвере була. Гомеренең соңгы алты елы Казанда уза. Шагыйрьнең 100 еллык юбилеена аның әдәби музеен ачарга карар кылына. ТАССР Министрлар Советының 1984 елның 4 июль карары нигезендә музейга нигез салына. Музей итеп Иске татар бистәсендә урнашкан Шамил йорты сайлана. Шагыйрь үзе бу йортта яшәмәсә дә, биредә еш була: бу урамның 63 нче номерлы йортында “әл Ислах” газетасында хезмәт итә; музей бинасыннан ерак түгел “Болгар” һәм “Амур” кунакханәләрендә яши, ә музей янындагы элекке Юнысов мәйданыннан татар халкы шагыйрьне соңгы юлга озата.

Бөек шагыйрьнең әдәби музее 1986 елның 11 июнендә ачыла. Музей быел 29 нчы туган көнен каршыларга әзерләнә. Шул уңайдан музейда ачык ишекләр көне уздырыла. Бу көнне һәркем музейга бушлай керә алачак.

Иртәнге сәгатьтә музейның яшь дуслары - балалар өчен “Сабантуй мизгелләре” дип аталган музей бәйрәме оештырыла. Бәйрәмдә төрле мавыктыргыч уеннар, ярышлар, кызыклы викториналар уздырыла. Шулай ук төрле күңел ачу чаралары да тәкъдим ителәчәк.

 

Г. Тукайның әдәби музее: 293-17-66, 293-17-50.

ТР ММ матбугат үзәге: 292-32-18

httр://www.tatmuseum.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International