Казанда һәм Свияжскта “Музыка безнең әйләнә-тирәдә” классика музыка фестивале узачак

2015 елның 26 мае, сишәмбе
Чараны оештыручылар белдерүе буенча, 28-нче майдан алып 31-нче майга кадәр Свияжск утрау-шәһәрчегендә “Музыка безнең әйләнә-тирәдә” Халыкара яшьләр классика музыка фестивале узачак. Әлеге фестивальда катнашу өчен 500дән артык гариза бирелде, алардан тик 30 гына классика музыка фестивалендә катнаша алачак. Шунсы шатландыра – быел фестивальда катнашу өчен биргән гаризалар географиясе бик киң, алар арасында Австрия, Испания, Кытай, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Белороссия вәкилләре.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International