Татарстан табигать тарихы музеенда Су көне

2015 елның 20 марты, җомга

 

21 һәм 22 март көнне Татарстан табигать тарихы музее Халыкара су көненә багышланган программасына чакыра. Һәр көнне сезне төрле иҗади дәресләр көтә. Су дөньясын рәсем, аппликация, мозаика, оригами һәм башка ысуллар белән тасвирларбыз. 
21 март

 

- 14.00 Казан дайверлары диңгезнең тирән катламнарына төшүләре турында сөйләр, снаряжение билән таныштырыр. Теләгән берәү аны кия дә алыр.

 

- 11.00 - 15.00 «Таныш ят кеше». Декоратив күселәр музейда кунакта 
22 март

 

- 10.00 - 17.00 Русиякүләм "Зәңгәрсу тасма" акциясе кысаларында Музейда флешмоб узачак.

 

- 12.00 - 14.00 – «Мозаика» мастер-классы. 
Музейга килгәннәр шулай ук яңа экспонатлар - "Боз чоры" һәм "Борынгы аквариум" - белән дә таныша алыр. 

 

 

Билет бәясе:

 

Тулы – 150 сум

Студент, пенсионерлар – 100 сум

 

Укучылар – 50 сум 

 

Дүшәмбедән кала Музей көн дә 10.00 - 18.00 эшли,

җомга – 12.00 - 21.00.

 

Касса 10.00 - 17.00, җомга – 12.00 - 20.00 эшли. 
Белешмәләр өчен телефон: (843) 567-80-37 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International