Свияжск масленица бәйрәменә рейс автобуслары белән барырга мөмкин булачак

2015 елның 20 феврале, җомга
22 феральда “Свияжск утрау-шәһәрчеге” дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей һәм “Ленивый Торжок” тарихи реконструкция комплексы территориясендә традиция буенча “Свияжск Масленица” бәйрәме узачак. Свияжск утрау-шәһәрчегенә кадәр Казаннан рейс автобуслары белән барырга мөмкин булачак. Казаннан автобус якшәмбе көнне Көньяк автовакзалыннан иртәнге 8 сәг.40 мин, Столичный автовакзалыннан – 9 сәг.00 минутта кузгала. Свияжсктан кире Казанга автобус көндезге 15 сәг.30 минутта кузгалып китә. Бер якка бару бәясе 150 сум тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International