17 нче февральда Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты белән “Кидспейс” исемендәге балалар һөнәре шәһәренә пресс-тур оештырылган .
“Кидспейс” – Поволжьеда беренче балалар һөнәр шәһәре. Һәрбер шәһәр бинасы – ул билгеле профиль буенча һөнәрханә . Барысы 20 уен станциясе: хастаханә, банк, почта, полиция, коткару хезмәте, ферма, автосервис, супермаркет, кондитер магазины, төзелеш, матурлык салоны һәм башкалар.