Туризм буенча федераль агентлык җитәкчесе Олег Сафонов Казан Кремлен карап узды

2015 елның 10 феврале, сишәмбе
9 февральда Туризм буенча федераль агентлык җитәкчесе Олег Сафонов Казан Кремль музее белән танышып узды. Музей тыюлыгы буенча экскурсия барышында Олег Сафонов шулай ук Кол Шәриф мәчете, Благовещенск соборы һәм Татарстанның табигый тарих музее белән танышып узды. Кунакны музейда иң кызыксындырганы “Бозлык чоры” яңа интерактив экспонаты җәлеп итте. Әлеге интерактив ярдәмендә тигр, мамонт һәм король куяны белән сөйләшеп була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International