Татарстан Республикасының Туризм буенча Дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясе узды

2015 елның 9 феврале, дүшәмбе
Бүген “Казан Ривьерасы комплексында Татарстан Республикасының Туризм буенча Дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясе узды. Узган 2014 нче елда Татарстанда туризм нәтиҗәләре һәм 2015 елга максатлар каралды. “Казан Ривьерасы” комплексында узган утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Туризм буенча федераль агентлык җитәкчесе Олег Сафонов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова һәм башка министрлыклар һәм идарәләр вәкилләре, туристик өлкәдә эш итүчеләр катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International