11 гыйнвар 13 сәгатьтә Кыш Бабайның серле лабораториясендә соңгы сеанс узачак. Тәҗрибәләр яратучыларны гаҗәеп могҗизалар көтә: чыжылдаучы коктейль, Кыш Бабай рецепты буенча ясалган тылсымлы лимонад, фән буенча ясалган чыршы бизәкләре, һәм башка күп кенә кызыклы әйберләр көтә сезне! Әлбәттә, әйлән – бәйлән дә йөрербез, сувенирлар да булыр!
Дәвамы: 50 минут
Бәясе: 400 сум.
Аудитория: 5+