Бүгеннән Казанда “Зазеркалье” исемле шоуның премьерасы узачак

2014 елның 30 декабре, сишәмбе

Бүген, 30 нчы декабрь көнне 18 сәгатьтә, Спортның су төрләре сараенда “Зазеркалье” исемле шоуның премьерасы көтелә. Казанда бөтен гаилә өчен уникаль Яңа ел спектаклендә 60 тан артык артист һәм спортчы, шул исәптән Татарстан вәкилләре катнаша.

Шоу үткәрү өчен, Казанга махсус ут, тавыш һәм циркта кулланыла торган җайланма китерелгән, ә Спортның у төрләре сараенда 3 мең квадрат метрга якын декорация һәм инсталляция урнаштырылган.

Тамаша 1 сәгать 10 минут дәвам итә. Тамашачылар синхронлы йөзү, суга сикерү, хай-дайвинг осталарының чыгышларын карап хозурлана алачак.

Суда Яңа ел спектакльләре – балалар һәм олылар өчен уникаль проект, Россиядә аңа тиңнәр юк. Ун елдан артык судагы мондый шоуларны оештыручы – синхрон йөзү буенча өч тапкыр Олимпия чемпионкасы, Спортның су төрләре буенча ФИНА Дөнья чемпионаты илчесе Мария Киселева.

“Зазеркалье” Яңа ел тамашасы Казанда 30 нчы декабрьдән 10 нчы гыйнварга кадәр узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International