2016 елда Дзюдо буенча Европа чемпионаты Казанда үтәчәк

2014 елның 5 декабре, җомга

Дзюдо буенча Европа директораты (EJU) Казанны 2016 елда Европа чемпионатын уздыру урыны итеп сайлаган.

Россия Дзюдо федерациясенең элеккеге башкарма директоры Валентин Хабиров хәбәр иткәнчә, ярышларны үткәрүдә Казанга көндәш булырлык шәһәрнең булмавы ноябрь башында ук билгеле булган, ул вакытта ТР башкаласына Европа дзюдо берлеге директораты инспекциясе килгән иде. Валентин Хәбиров фикеренчә, монда 2013 елгы Универсиада мирасы зур роль уйнаган. “Татнефть-Арена”, җирле кунакханәләрне һәм Универсиада Авылын караганнан соң, Европа дзюдо берлеге барысыннан да канәгать калган, дип хәбәр итә ТАСС мәгълүмати агентлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International