Кичә ТР Милли музеенда “Төрек кәһвәсен әзерләү мәдәнияте” темасына күргәзмә ачылды.
Ул “Казан — Төрки дөньяның мәдәни башкаласы-2014” кысаларында оештырыла. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: ТР Милли музее бу ел уңаеннан бик күп чаралар, күргәзмәләр оештырды. Аларның кайберләре Төркиянең Казандагы Генераль консуллыгы ярдәмендә эшләнде. Мисал өчен, быелның апрель аенда Пири Риесу күргәзмәсе ачылган иде.
Яңа күргәзмәдә кәһвә пешергәндә кулланыла торган савыт-сабалар, кәһвә эчә торган чынаяклар һ.б. урын алган. Алар төсләре, формалары белән генә түгел, ә бизәкләре, тарихлары белән дә аерылып тора. Күргәзмәдә XIX гасырга караган әйберләрне дә күрергә мөмкин, дип хәбәр итә ТР Милли музееның матбугат хезмәте.
Моннан тыш, күргәзмәгә килүчеләргә ничек итеп чын төрек кәһвәсен әзерләргә кирәклеген дә күрсәтәләр. Төркиядән килгән Орхан Халлик һәм Осман Серим бу хуш исле эчемлекне әзерләү серләрен ача.