Ростуризмның мәтбугатъ башлыгы Ирина Щеголькова рәсәйлеләргә кышкы ялларны Татарстанда үткәрергә киңәш итте.
“Татарстанга барырга киңәш итәм: Казанны тәртипкә китерделәр, Алабуга шәһәре шаккаткыч матур, чангы тау курортлары бар” – дип аңлатты Щеголькова. “Шулай ук ул бу юлда яшәү дә бик кыйбат булмаячак” дип өстәде. “Мәскәүлеләр гадәттәгечә Псков өлкәсенә һәм Санкт-Петербург шәһәренә баралар” дип әйтеп узды Щеголькова. “Кызыклы юнәлешләр бик күп” – дип басым ясап әйтте Ростуризм вәкиле.