Казан каласында 24 майдан алып 6 июньгә кадәр Сергей Рахманинов исемендәге «Ак сирень» IV Халыкара фестивале уздырыла. Фестивальне, Сергей Рахманинов истәлегенә багышлап, Александр Сладковский җитәкчелегендәге ТР Дәүләт симфоник оркестры үткәрә.
Беренче концерт Чайковскийның тәхеткә килгәндә таҗ кию тантанасы маршы белән ачылды, аннары Рахманиновның Икенче фортепиано концерты яңгырады. Соңгысында солист буларак чыгыш ясаган бүгенге буын сәләтле пианисты Вадим Руденко журналистлар белән әңгәмәләшкәндә, шушы әсәрне ул Рахманинов иҗатының иң югары казанышы, дип санавын, ә Татарстан дәүләт симфоник оркестры белән бергә чыгыш ясау күңеленә хуш килүен белдерде: “Илебез оркестрларының 99 проценты белән эшләдем. Минем карашка, үзем уйнаган оркестрлардан монысы Россиядә иң яхшыларның бишлегенә керә. Ә мин Мәскәү, Санкт-Петербург турында сөйлим! Оркестр белән сокланам, бу хакта Александр Сладковскийның үзенә дә әйттем. Рояль дә бик ошады”, - ди ул.
Лондон корольлеге академиясе профессоры - казанлы Рөстәм Хәйретдинов Чайковскийның концерт-фантазиясен шәп итеп башкарды, тамашачы аягөсте алкышлап, аны кат-кат сәхнәгә чакырып чыгарды. “Казанда уйнавы бик шатлыклы, ә биредә минем күптән уйнаганым юк, икенче яктан, - бу гаять зур җаваплылык, гомумән, кайдадыр Япониядә чыгыш ясау күпкә җиңелрәк. Сине малай чактан белгән педагогларың каршына чыгып уйнау үтә җаваплы... Музыкант букларк мин – рус, ә милләтем буенча – татар, һәм моның белән бик горурланам, ләкин Россиянең пианистлык мәктәбен дәвам иттерәм дип уйлыйм”, - дип сөйләде Рөстәм Хәйретдинов журналистлар белән әңгәмәләшкәндә.
Оркестр белән эшләүне бик ошатып, Р.Хәйретдинов, гаять югары дәрәҗәдә, музыкантлар үтә җылы мөнәсәбәттә булдылар һәм җаваплы эшләделәр, дип бәяләде.
Александр Сладковский чакыруы буенча Казанга Кен-Дэвид Мазур да килде. Дирижерлар династиясе дәвамчысы, танылган дирижер Крут Мазурның улы ул. Тыңлаучыларның мәхәббәтен яулаган Кен-Дэвид Мазурны да сәхнәгә кат-кат чыгарга мәҗбүр иттеләр. Соңыннан гримеркасына үтеп кергәннәре аны бөек дирижер дип атады. Танылган әтисенең бернисә дистә ел элек Казанда булуын искәртеп, ул Татарстан оркестры белән эшләве зур канәгатьлек хисе калдыруын әйтте.
Шул рәвешле, музыкаль форумда пианистлардан 28 майда Александр Торадзе, 5 июнь көнне Россиянең халык артисты, Рахманинов фондының арт-директоры Денис Мацуев яңа “Steynway” роялендә уйнаячак, Конторович хоры 6 июньдә чыгыш ясаячак. 4 июньдә “Mezzo” каналы төшерү төркеме “Ак сирень” фестиваленың ябылышындагы 2 концертны яздырырга киләчәк. Бу исә ТР Дәүләт симфоник оркестрының классик музыка яратучылар өчен эшли торган дөньякүләм танылган телеканал белән уртак эшенең 2 нчесе була.
Фестивальдә Рахманинов, Чайковский, Прокофьев, Скрябин әсәрләре яңгырый, Владимир Пронинның Сергей Рахманинов һәм Федор Шаляпин турындагы китабы тәкъдим ителә, дип белдерә фестиавальны оештыручылар.