ТРның Лаеш районы Никольское авылында рус фольклор бәйрәме «Каравон» була

2014 елның 23 мае, җомга

25 май көнне ТРның Лаеш районы Никольское авылында рус фольклор бәйрәме «Каравон» булачак.

«Каравон-2014» бәйрәменең төп идеясе – рус халкының борынгы традицияләр нигезендә рухи яңарышы, берләшүе, гореф-гадәтләрне, Никольское авылында мәҗүсилек чорында ук барлыкка килгән әлеге бәйрәмне саклап калу.

Рус фольклор бәйрәме «Каравон»ның быел махсус кунаклары – «Буран әбиләре», Удмуртиянең танылган фольклор коллективы.

Тамашачылар бәйрәмгә автобусларда бара алачак. Алар иртәнге 8 сәгатьтә Казаннан кузгалып китә.

«Каравон-2014» рус фольклор бәйрәме программасы

10.00-14.00 – Төп мәйданчык (театральләштерелгән пролог һәм бәйрәмнең ачылу тантанасы, Татарстан һәм РФ төбәкләреннән килгән фольклор коллективлары чыгышы);

10.35-15.00 – 1 нче мәйданчык (кече сәхнә) Татарстан һәм РФ төбәкләреннән килгән фольклор коллективлары чыгышы;

10.35-15.00 – 2 нче мәйданчык (кече сәхнә) Татарстан һәм РФ төбәкләреннән килгән фольклор коллективлары чыгышы;

 10.35-15.00 - 3 нче мәйданчык (кече сәхнә) Татарстан һәм РФ төбәкләреннән килгән фольклор коллективлары чыгышы;

 

10.35 - 16.00 - «Театраль» Казан шәһәренең «Әкият» курчак театры чыгышы;

9.00 - 16.00 - «Осталар шәһәре» - сувенир продукция, декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре сату, һөнәрчелек буенча осталык дәресләре;

9.00-16.00 - «Рус күңел ачулары» спорт мәйданчыгы халык спортив уеннары, эстафеталар;

9.00-16.00 - «Балалар мәйданчыгы» - уеннар, конкурслар, эстафеталар, викториналар;

9.00- 16.00 - «Сәүдә рәтләре» - ашамлыклар, шашлык, поп-корн сату; җәйге кафе;

9.00-16.00 - «Аттракционнар» - батутлар, квадрациклда, атларда, дөяләрдә йөрү;

14.00 - 16.00 - «Әйлән-бәйлән аланы» - «Каравон» бәйрәмендә катнашучыларның әйлән-бәйлән әйләнүе

Бәйрәмдә Каравон тарихы музее белән танышырга мөмкин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International