Казанга җавап итеп, Ингушетия журналистлары матбугат туры белән килде

2025 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе

Ингушетия журналистлары делегациясе Казанга җавап визиты белән килде. Өч көнлек матбугат туры кысаларында кунаклар төп истәлекле урыннар белән таныштылар һәм Татарстанның туристик мөмкинлекләре турында күбрәк белделәр.

Казан, җавап визиты белән, Ингушетия Республикасы делегациясен кабул итә. 2 декабрьдән 4 декабрьгә кадәр Татарстан башкаласына республиканың туристик потенциалы белән танышу өчен төбәк массакүләм мәгълүмат чараларының 10 вәкиле килде. Чара  Ингушетиянең «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе ярдәмендә ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты тарафыннан оештырылды.

Бу матбугат туры төбәкләр арасында туристлык һәм медиа алмашу үсешенең дәвамы булды. Элегрәк, элемтә ачылу белән, Ингушетиягә танышу сәфәре белән Татарстан журналистлары һәм блогерлары барып кайттылар. Хәзер Ингушетия кунаклары Татарстанның кунакчыл һәм истәлекле урыннарын бәяли алачак.

Визит программасында – төп туристлык объектлары белән танышу: «Кичке Казан» экскурсиясе, Казан Кремлендә һәм ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кергән Зөя утрау-шәһәрчегендә булу. Кунаклар Археологик агач музеенда һәм Зөядә «Ленивый торжок» тарихи комплексында булдылар. ММЧ һәм блогерлар өчен шулай ук ТР Туристлык буенча дәүләт комитетында республиканың туристлык потенциалын тәкъдир итү һәм тематик Йорт-музейда татар өчпочмагы әзерләү буенча мастер-класс уздырдылар.

Татарстан Республикасы һәм Ингушетия Республикасы арасында даими рейслар 7 октябрьдә старт алды. Очышлар атна саен сишәмбе көннәрендә 50 пассажир сыйдырышлы заманча Bombardier CRJ-200 самолетында башкарыла.

Сәфәрнең нәтиҗәсе массакүләм мәгълүмат чараларында һәм блогларда Татарстанның туристлык мөмкинлекләренең төрлелеген күрсәтәчәк материаллар булачак. Бу «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проектының эчке туризмны популярлаштыру бурычларын хәл итүгә ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International