Бүген Халыкара ирекле хезмәткәрләр көненә багышланган ТР Туристлык волонтерлары ассамблеясе активистлары белән тантаналы очрашу узды

2024 елның 6 декабре, җомга

Бүген Туристлык буенча дәүләт комитетында «ТР Туристлык волонтерлары ассамблеясе» АКО активистлары белән очрашуда Халыкара волонтер көнен билгеләп үттеләр. Очрашуда 2024 елга нәтиҗәләр ясалды, киләсе җәйге сезонга эш планнары турында фикер алыштылар.

Ассамблея эшчәнлеге ассамблея үткәрә торган проектларда катнашучы волонтерларның потенциалын гамәлгә ашыру, шулай ук ассамблея әгъзаларының шәхси инициативаларын эшләү һәм алга җибәрү аша туризм өлкәсендә волонтерлык хәрәкәтен үстерүгә юнәлдерелгән.

Ассамблея эшчәнлеге кысаларында волонтерлар төрле халыкара чараларда катнаштылар: 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы, Су спорт төрләре буенча XVI ФИНА дөнья чемпионаты, «УРАМ» экстрим-паркында Яшьләр көне, «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт уеннары, Мәскәүдә ВДНХда «Туганнар-Яратканнар» гаилә форумы, Мәскәүдә «Сәяхәт ит» туристлык форумы, «Тәгәрмәчле Казан тарихы» велоквесты һ.б.

Очрашу барышында Ассамблея үсеше стратегиясе турында фикер алыштылар, шулай ук киләсе җәйге сезонга планнар билгеләделәр.

Ассамблеянең социаль челтәрләргә язып, волонтер булырга мөмкин: https://vk.com/atv2009 яки сайтта теркәлү аша: http://добро.рф/

Ассамблея волонтерларына хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәбез!

Исегезгә төшерәбез, волонтерлык эшчәнлеге яшьләрне туристлык өлкәсенә җәлеп итүгә ярдәм итә һәм туристларга мәгълүмати хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрергә ярдәм итә, бу «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына җавап бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International