Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында ТР Туризм буенча дәүләт комитеты, Татарстанның туристлык волонтерлары ассамблеясе һәм Спас тармак технологияләре техникумы арасында хезмәттәшлек турында өч яклы килешүгә имза салынды. Документ туризмда волонтерлык хәрәкәтен үстерүгә, уртак проектларга һәм студентларны гамәли әзерләүгә юнәлдерелгән.
Бүген Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты мәйданчыгында Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты, Татарстан Республикасы туристлык волонтерлары ассамблеясе һәм Спас тармак технологияләре техникумы арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую тантанасы булды.
Документ республикада туризм өлкәсендә волонтерлык хәрәкәтен үстерүгә, уртак чаралар оештыруга һәм студентларны практик яктан әзерләү өчен яңа мөмкинлекләр булдыруга юнәлдерелгән.
ТР Туризм буенча дәүләт комитеты ягыннан килешүгә рәис Сергей Евгеньевич Иванов, “Татарстан Республикасы туристлык волонтерлары ассамблеясе” коммерцияле булмаган автоном оешмасыннан - генераль директор Юлия Владиславовна Бәширова, “Спас тармак технологияләре техникумы” ОУ ДБП дан директор Сергей Владимирович Рыжев кул куйды.
Тантанада шулай ук Татарстан Республикасының Спас муниципаль районы башлыгы Роман Леонидович Исланов һәм Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының икътисад буенча беренче проректоры Азат Рәфыйк улы Шарапов катнашты.
Яклар туризм һәм волонтерлыкны популярлаштыруга юнәлдерелгән проектларны бергәләп эшләү һәм гамәлгә ашыру турында килештеләр.
Техникум студентларга Ассамблея эшчәнлеге турында мәгълүмат бирергә, аларның профильле чараларда катнашуын оештырырга һәм социаль челтәрләрдә мәгълүмати ярдәм күрсәтергә йөкләмә ала.
Ассамблея студентларга практика узу мөмкинлеге бирәчәк, экскурсия һәм тәрҗемә эшчәнлеген дә кертеп, аларны шәһәр һәм республика вакыйгаларына җәлеп итәчәк, туризм, кунакчыллык һәм сервис буенча ел саен үткәрелә торган белем бирү программаларында катнашуны тәэмин итәчәк, шулай ук чыгарылыш укучыларын эшкә урнаштыруга һәм волонтерларны экипировка белән тәэмин итәчәк.
Хезмәттәшлек башка оешмаларны җәлеп итүне һәм партнерлыкны үстерү буенча тәкъдимнәр эшләүне күздә тота. Документ озак вакытлы нигездә эшли.
Әлеге килешү үсә торган туристлык инфраструктурасы өчен кадрлар әзерләүгә юнәлдерелгән, бу “Туризм һәм кунакчыллык” милли проектының бурычларының берсе булып тора.