Йошкар-Олада «Дәверләр сугышы» тарихи реконструкция фестивале узачак

2024 елның 9 августы, җомга

2024 елның 10-11 августында Йошкар-Ола шәһәрендә Царевококшайск Кремле территориясендә «Дәверләр сугышы» II Бөтенроссия тарихи реконструкция фестивале  узачак. Фестиваль мәйданчыкларында сугышлар, мастер-класслар, шулай ук фолк-рок төркемнәре концертлары узачак.

Фестиваль ике тарихи чорга багышлана: Русьта һәм Скандинавиядә иртә урта гасырларга һәм Европада соң урта гасырларга. Фестиваль кунакларын оригиналь костюмнарда катнашучылар парады, XV гасыр кагыйдәләре буенча җиде төр коралда лат сугышлары һәм хәрби ярышлар көтә.

Мәйданчыкларда урта гасыр һөнәрләре буенча – хәрби киемнәр остаханәсе һәм каеннан үрү остаханәсеннән алып урта гасыр фармацевтикасына һәм тау ташларыннан муенсалар ясауга кадәр – 15 төрле мастер-класс булачак. Фестивальнең барлык көннәрендә балалар һәм гаилә ялы өчен аерым зоналар эшләячәк, анда күпсанлы хәрәкәтчән уеннар, конкурслар һәм мастер-класслар булачак.

Көн саен Россиянең танылган фолк-рок музыкантлары: Тролль Гнет Ель, Морозз, Mysterra һ.б. чыгышлары планлаштырылган. Финал көне фестивальнең хедлайнерлары – Эпидемия төркеме чыгышы белән тәмамланачак.

Билетларны сылтама буенча: https://iframeab-pre9124.intickets.ru/ яки билет операторлары сайтларында сатып алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International