«Туристлык өчен җир» Росреестры проектын гамәлгә ашыру чорында Татарстанда гомуми мәйданы 329 га булган 18 җир кишәрлеге ачыкланды. Шуның 73 гектар мәйданын биләүче 15 территориясендә инвестиция проектлары гамәлгә ашырыла инде. Аларның иң зурысы – Лаеш районындагы «Казан марина» проекты, аны гамәлгә ашыру «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырылачак.
Лаеш районыннан тыш, кишәрлекләр Арча, Мамадыш һәм Алабуга районнарында урнашкан, шул ук вакытта Алабуга районында кишәрлек «Алабуга шәһәрлеге» тарихи-археологик комплексы янәшәсендә урнашкан.
Исегезгә төшерәбез, 2023 елда Татарстан кунакчыллык индустриясен үстерү өчен җир әйләнешенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән «Туристлык өчен җир» проектын гамәлгә ашыру буенча сынау төбәкләренең берсенә әверелде.
Россия буенча барлыгы гомуми мәйданы 15,7 мең гектардан артык булган 809 җир кишәрлеге һәм территорияләр ачыкланды, – дип хәбәр итте РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин.
«Туристлык өчен җир» сервисы актив үсә. Ул территорияләрне нәтиҗәле файдалануга һәм эчке туризмны үстерүгә юнәлдерелгән. Проектка җәлеп ителгән төбәкләр саны 65кә кадәр артып, аларның 20се 2024 ел башыннан кушылды. Беренче яртыеллыкта гына да туристлык объектлары булдыру өчен 9,9 мең га мәйданлы 178 кишәрлек, шулай ук туристлык кызыксынуындагы 83 объект ачыкланды. 425,8 га мәйданлы 47 кишәрлек һәм территория файдалануга тапшырылды инде», – дип белдерде Марат Хөснуллин.