26 июльдә Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты һәм Үзбәкстанның Бохара өлкәсе Туристлык идарәсе арасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Бохара өлкәсе хәкимы Бокир Зарипов катнашында туристлык өлкәсендә хезмәттәшлек итү ниятләре турындагы Меморандумга имза салынды.
Меморандумга кул кую кысаларында яклар ике дәүләт төбәкләре арасында туристлык өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерергә, бер-берсенә күргәзмәләрдә, конгрессларда, ярминкәләрдә катнашу турында мәгълүмат бирергә, туристлык өлкәсендә мәгълүмат алмашырга һәм төбәкләрнең туристлык индустриясе субъектлары арасында багланышлар урнаштыруда ярдәм күрсәтергә килештеләр.
Рөстәм Миңнеханов Бокир Зариповка Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә игътибары өчен рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, Татарстан дустанә Россия-Үзбәкстан мөнәсәбәтләре кысаларында Үзбәкстан белән хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкинлеген югары бәяли.
Бокир Зарипов җылы каршы алулары өчен рәхмәт белдерде.
Белешмә өчен:
Бохара өлкәсе югары туристлык потенциалына ия. Бохараның иске шәһәре ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән. Бу шәһәр-музейда 170тән артык архитектура һәм тарих һәйкәле сакланган.