Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетының тантаналар залында Казан шәһәре отельерларын күпьеллык эш һәм туристлык өлкәсендә чаралар, шул исәптән БРИКС илләренең спорт уеннарын оештыруда һәм үткәрүдә актив катнашканы өчен рәхмәт хатлары белән бүләкләү тантанасы узды.
Рәхмәт хатлары белән бүләкләүгә «Мано», «Гранд Отель Казан», «Биләр Палас», «Ибис Казан», «ИТ-Отель», «Корстон-Казан», LUCIANO, «Мираж», «Регата», «Татарстан», RELITA-KAZAN, Kazan Palace by Tasigo кунакханәләре коллективлары тәкъдим ителде.
Исегезгә төшерәбез, 2024 елның 12-23 июнендә Казанда БРИКС илләренең 5 нче спорт уеннары узды. Ел саен БРИКС икътисадый берләшмәсенә кергән илләр тарафыннан оештырыла торган халыкара мультиспорт ярышлары 2024 елның октябрендә Казанда БРИКС илләре саммитын уздыруга багышланды.