«Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2024 елда Татарстан Республикасы территориясендә туристлык инфраструктурасын үстерүгә һәм вакыйгалы чаралар үткәрүгә субсидия бирү кагыйдәләре расланды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы территориясендә туристлыкны үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасының «туристлык сәфәрләре саны» күрсәткеченә ирешүгә бәйле чыгымнарның бер өлешен финанс белән тәэмин итү максатларында дәүләт (муниципаль) учреждениеләре булмаган юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү тәртибен раслау турында» 28.06.2024 ел, №476 карары тексты сылтама буенча урнаштырылган: https://tourism.tatarstan.ru/subsidiya-na-razvitie-turinfrastrukturi-i.htm.
2024 елның 2 июлендә 17:15 сәгатьтә ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты телеграм-каналында субсидия бирү мәсьәләләре буенча туры эфир узачак. Эфирга кушылырга һәм сорауларны сылтама буенча бирергә мөмкин https://t.me/tourismRT.
Конкурсны үткәрү вакыты якын арада игълан ителәчәк һәм ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты сайтында һәм телеграм-каналында урнаштырылачак.