2024 елның 1 июленнән инструктор-үткәрүчеләр тарафыннан мәҗбүри аттестация узу кирәклеге турындагы таләп үз көченә керә. Кагыйдәләр альпинист, тау, җәяү, су, чаңгы, спелеологик һәм су асты туризмына кагыла.
Тиешле аттестацияне узу өчен үз спорт федерациясенең региональ вәкиллегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Аттестация нәтиҗәләре буенча инструктор-үткәрүчеләр Бердәм федераль реестрга кертеләчәк һәм аларга QR-кодлы күкрәк билгесе биреләчәк, аның ярдәмендә турист Бердәм федераль реестр сайтына инструктор-үткәрүче турында тулы мәгълүматны, аның катлаулы маршрутта эшләү өчен кирәкле белемнәре һәм тиешле әзерлек дәрәҗәсе бармы-юкмы икәнлеген тикшерә алачак.
Инструктор-үткәрүчеләрне аттестацияләү турында тулырак мәгълүмат:
Россия спорт туризмы федерациясе сайтында: https://attestation.tssr.ru/,
Россия альпинизм федерациясе сайтында: https://alpfederation.ru/page/93/?ysclid=lxkjj3irwd 508933579,
Россия су асты спорты федерациясе сайтында: https://ruf.ru/certification_of_instructors-guides.html?ysclid=lxkjm5wom0979369032.