Татарстан Согуд Гарәбстанында туристлык күргәзмәсендә катнаша

2024 елның 29 мае, чәршәмбе

ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты делегациясе бу көннәрдә Эр-Риад  шәһәрендә Riyadh Travel Fair күргәзмәсендә катнаша.

Riyadh Travel Fair ел саен үткәрелә торган зур вакыйга, анда Фарсы култыгы илләреннән әйдәп баручы туристлык компанияләре вәкилләре җыела. Чара дөньяның иң эре компанияләре тарафыннан нигездә Согуд Гарәбстаны туроператорлары өчен күрсәтелә торган туристлык продуктлары һәм хезмәтләрен презентацияләү өчен танылган халыкара мәйданчык булып тора. Узган ел күргәзмәдә дөньяның 32 иленнән 200дән артык экспонент катнашкан, чарага 23 мең кеше килгән.

Татарстан Республикасы Discover Russia берләштерелгән стендында тәкъдим ителде, анда ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре юнәлешнең туристлык потенциалын тәкъдим итәчәк. Согуд Гарәбстанында яшәүчеләр Россиянең мәдәни мирасына һәм туристик мөмкинлекләренә зур кызыксыну күрсәтә, чөнки җәй көне алар илендә бик эссе була –температура 50 градуска кадәр җитә һәм алар башка урыннарга, уңайлырак шартларга чыгарга тырышалар. Сәудиләр зур гаиләләр белән сәяхәт итәләр, сәяхәттә ике атна һәм аннан да күбрәк вакыт үткәрәләр.

Татарстан Согуд Гарәбстаны гражданнарына табигый урыннарда ял итү өчен тәкъдим әзерләде – Идел буендагы уңайлы эко-отельләрдә һәм глэмпингларда, шулай ук матур урманда – табигать кочагында.

Согуд Гарәбстаны Татарстан Республикасы өчен туристларны җәлеп итү өчен өстенлекле чит ил базарларының берсе булып тора. Әлеге эш 2030 елга туристлык хезмәтләре экспортын өч тапкыр арттыру буенча «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты максатларына ирешүгә юнәлдерелгән. Узган ел ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты Мәскәү шәһәренең Туризм комитеты белән берлектә 26 сентябрьдән 2 октябрьгә кадәр Согуд Гарәбстаныннан 18 туроператор өчен реклама-мәгълүмат турын үткәрде.

Исегезгә төшерәбез, Согуд Гарәбстаны гражданнарына Россиягә керү өчен электрон виза механизмы эшли, ул сәяхәтләрне җиңелрәк һәм уңайлырак итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International