Казанда «Бөек Идел юлы» илкүләм туристлык маршруты буенча реклама-мәгълүмат туры тәмамланды

2024 елның 28 мае, сишәмбе

24-27 май көннәрендә Татарстанда, Чувашиядә һәм Мари Эл шәһәрендә Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты, Мари Эл Республикасы Спорт һәм туризм министрлыгы һәм Чуаш Республикасы Икътисадый үсеш һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан Россиядән 40 туроператор өчен «Бөек Идел юлы» илкүләм туристлык маршруты буенча реклама-мәгълүмат туры үткәрелде.

Кунаклар Казанның һәм ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә керүче Зөя утрау-шәһәрчегенең истәлекле урыннарын карадылар, Чуаш милли музеенда һәм Чабаксарда сыра җитештерү тарихы музеенда, шулай ук Т.Евсеев исемендәге Мари Эл Республика Милли музеенда һәм М.Шкетан исемендәге Мари милли драма театрында булдылар. 

Мәгълүмат туры ахырында журналистлар белән очрашу булды, анда туроператорлар һәм агентлар маршрут оештыру, экскурсия программасын тутыру, логистика, туклану һәм урнаштыру буенча тәэсирләре һәм кире элемтәләре белән уртаклаштылар.

Исегезгә төшерәбез, «Бөек Идел юлы» маршруты Идел буе федераль округының 14 субъекты буенча маршрутлар сериясен берләштерүче шул ук исемдәге төбәкара проект кысаларында үсеш ала һәм «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты чарасы буларак тормышка ашырыла. 2023 елда өч Идел шәһәре – Казан, Чабаксар, Йошкар-Ола буенча маршрутка илкүләм туристлык маршруты статусы бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International