Бурятия журналистлары һәм блогерлары үз укучыларын сәяхәткә чакыру өчен Казанга килделәр

2024 елның 25 мае, шимбә

Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты «Северный Ветер» авиакомпаниясе белән берлектә Бурятиядән журналистларны һәм блогерларны Татарстанга матбугат турына чакырды. Бу атнада кунаклар истәлекле урыннар белән таныштылар, татар ашларын сынап карадылар, шулай ук үз куллары белән милли күннән сувенирлар ясарга өйрәнделәр.

Яңа рейс ачылу белән Бурятия халкының Татарстанга 4 яки 7 көнгә ял итәргә бару мөмкинлеге барлыкка килде. «Северный ветер» Улан-Удэга атнага ике тапкыр – дүшәмбе һәм җомга көннәрендә уңайлы, 189 пассажир сыя торган Boeing 737-800 самолетларында оча.

Ә Татарстан халкына Байкалга бару өчен тагын бер мөмкинлек туды. Бераз элегрәк Татарстан Республикасының әйдәп баручы ММЧ вәкилләре һәм популяр блогерлар да Бурятия Республикасы Туризм министрлыгындагы коллегалар чакыруы буенча Бурятиягә барганнар иде.  Бурятиягә  әлеге кызыклы сәяхәт турында аларның күзәтүләрендә укырга мөмкин:

Кайда яшәргә, нәрсә карарга һәм нәрсәне һичшиксез татып карарга – Кристина Бочарова блогында: https://vk.com/wall1311691_4939, https://vk.com/wall1311691_4942.

«Бурятия башкаласы Улан-Удэга килдем», –  дип сөйли Марина Фунтикова: https://t.me/fyntikova/5137.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International