Бүген «Бөек Идел юлы» маршруты буенча реклама-мәгълүмат туры кысаларында Казанга Россиянең 15 төбәгеннән 40 туроператор килде.
«Бөек Идел юлы» – төбәкара маршрут, Идел буеның өч төбәге – Татарстан, Чуашстан һәм Мари Эл буйлап уза.
Танышу турының беренче көнендә кунаклар Казанның истәлекле урыннарында булдылар, татар халкының этник традицияләре һәм милли ашлары белән таныштылар. Иртәгә туроператорлар Чуашстанга, ә икенче көнне Мари Элга китәчәк.
Маршрут идеясендә Идел буе төбәкләренең үсешендә сәүдә, транспорт һәм мәдәни юлларның үзенчәлекләрен ачучы тарихи Идел буе сәүдә юлы ята.
Исегезгә төшерик, «Бөек Идел юлы» маршруты Идел буе федераль округының 14 субъекты буенча маршрутлар сериясен берләштерүче шул ук исемдәге төбәкара проект кысаларында үсеш ала һәм «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты чарасы буларак тормышка ашырыла. 2023 елда маршрутка милли туристлык маршруты статусы бирелде.