Кунакларны республиканың төп туристлык үзәкләре – Казан Кремле, Зөя утрау-шәһәрчеге, Бөек Болгар, Алабуга һәм Тәтеш шәһәрләре кабул итте. Узган ел белән чагыштырганда, килүчеләр саны 40% һәм аннан да күбрәк булды.
Казан Кремле 274 656 туристны кабул итте, Зөя утрау-шәһәрчеге – 165 034 кеше, Бөек Болгар – 43 693 кунак, Алабуга – 39 668 кеше.
Тәтеш шәһәренә туристлар агымы 2,5 тапкыр диярлек арткан. Бу май бәйрәмнәрендә биредә 12 213 кеше булган.
Татарстанга туристлар агымының артуы "Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе" илкүләм проекты максатларын тормышка ашыруга ярдәм итә, аның нигезендә 2030 елга Россия буенча сәяхәтләр саны елына 140 миллионга кадәр үсәргә тиеш.