ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

1 июньдә 15:00 сәгатьтә Казан Кремленең Спас манарасы янында, Спас-Преображенск монастыре территориясендә Россия ГХАТ органнарының 100 еллыгына багышланган “Гаилә тарихы – Республика тарихы” күргәзмәләр проектыннан беренче “Ватанга хезмәт итү – гаиләнең гореф-гадәте” күргәзмәсен ачу тантанасы булачак. Бу проект – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының, “Казан Кремле” музей-тыюлыгының һәм Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитетының 

Исегезгә төшерәбез: Кырым ярымутравында транспортның үтемле булуын яхшырту һәм туристлык мөмкинчелекләрен алга этәрү өчен Россия Транспорт министрлыгы тарафыннан Россия Федерациясе Хөкүмәте исеменнән “РЖД” ААҖ белән берлектә гамәлгә куелган “Бердәй транспорт компаниясе” автономияле коммерциячел булмаган оешмасы “Аэрофлот” халыкка ачык акционерлык җәмгыяте һәм ватандагы башка авиакомпанияләр ярдәмендә пассажирларны Россия Федерациясенең материк өлешеннән Кырым ярымутравына “бердәй” билет белән алып бару һәм алып кайту буенча проектны тормышка ашыра.

2017 елның 6 июнендә Россиянең бизнес-туристлык ассоциациясе (АБТ-ACTE Russia) Казанда ел саен уза торган “Заманча бизнес-тревел һәм MICE” дигән 3 нче конференциясен үткәрәчәк. Чара RELITA-KAZAN отелендә уза.

Тревел-сәясәткә багышланган беренче блокта АБТ-ACTE Russia башкарма директоры Екатерина Александровна командировкаларны оештырганда төп этаплар һәм нечкәлекләр турында сөйләячәк. Тревел-сәясәтне төзегәндә төп моментлар темасы турында EY корпоратив хезмәтләре департаменты менеджеры чыгыш ясаячак. Корпоратив сатып алучылар нинди сорауларны бирми? Бу хакта City Travel һәм Zelenski Corporate Travel Solutions белгечләре фикер алышачак.

1 июньдә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы дүртенче мәртәбә Кече туристлык шәһәрләре ассоциациясенең “Классиклар Россия провинциясендә” әдәби проектына кушылды.

Дүрт сәгать дәвамында Көмеш чор Китапханәсе чатырында Алабуга халкы һәм шәһәргә килгән кунаклар non-stop режимында безнең калага бәйле шагыйрьләрнең һәм язучыларның: Станислав Романовский, Надежда Дурованың, Марина Цветаеваеваның, Михаил Пришвинның, Борис Пастернакның, Евгений Евтушенконың әсәрләрен укыдылар.

Алабуга шагыйрьләре – Наталья Вердеревская, Евгений Поспелов, Антонина Силкина, Светлана Попова әсәрләре дә укучылар авызыннан яңгырады.

Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының фонд коллекциясенә күптән түгел сатып алынган, 1840 елгы “Пантеонъ” журналыннан Н.А. Дурованың “Рассказ шестидесятилетнего гусара” әсәре халык алдында беренче мәртәбә киң дәрәҗәдә яңгыратылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International