ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2016 ел
чәршәмбе

26 августта «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә  «Татарстан рәссамнары: Сөембикә образы – Казан ханлыгының соңгы патшабикәсе  тууга 500 ел алдыннан» күргәзмәсе ачыла.

 

ТР Сынлы сәнгате Дәүләт музее җыентыкларыннан  һәм Татарстан рәссамнары әсәрләреннән күргәзмә  Татарстан Республикасы көненә багышланган.

Музейда билгеләүләренчә, Сөембикәнең легендар образы беренче тапкыр  бердәм күргәзмә эчендә күрсәтелә. Сөембикә образы – бу патша Россиясе эпохасында да, совет чорында да идеология белән тыгыз үрелеп барган тема. 

Сөембикә образына заманча караш «мөселман авангарды» дип аталган постмодернистик тел, абстрактлылык, концептуализм, шәмаиль сәнгате эстетикасын  примитив кабул итү шартлы призмасы аша бирелә.   

Күргәзмә 26 сентябрьгә кадәр дәвам итә.

3 сентябрьдә Свияжск утрау-каласында  "Свияжск ухасы  2016" гастрономия фестивале булачак.  Ни өчен бу ризык шундый зур тантананың төп урынын алып торачак соң? Свияжск утравында балык тоту ул электән үк иң төп һәм популяр һөнәрләрнең берсе була.  XVI гасырдан бу шөгыль утрауда яшәүчеләр арасында иң табышлысы булып исәпләнә. Җирле балыкчыларның  ятьмәләре корбан балыклары белән тулы була, шуңа күрә бу балык утрау символларының берсенә әйләнә һәм Свияжск гербында да урын ала. Балыкчылык хәзер дә Свияжскида яшәүчеләрнең тормышында зур роль уйный.  Әлегә кадәр җылы вакытта да, кышкы салкыннарда да “балыклы урыннар” яныннан узып барганда яр буйларында, көймәләрдә, яисә кышкы чорда боз өстендә күп санлы балыкчыларны күрәсең. Гаҗәп түгел,  борынгы заманнардан ук утрауда яшәүче өлкән буын яшьләргә хуш исле ризык – уха пешерү серләрен өйрәтеп калдыра.

Оештыручылар тәмле фестивальгә барудан тыш  анда үзеңә дә катнашырга, пешекче, дегустатор һәм гади тамашачы булырга чакыра.  

24еннән 31 августка кадәр Татарстан территориясе буйлап автоөйләрдә уникаль автоярыш узачак, шуның кысасында Россия һәм БДБның әйдәп баручы блогерлары Казан, Алабуга, Чистай, Тәтеш, Зөя утрау-каласы, Иннополис, Болгар һәм Яр Чаллы кебек шәһәрләрне үз күзләре белән күрә алачак. Автоярышка кушылган блогерлар арасында  Александр Беленький, Полина Бржезинская, Петр Ловыгин, Айгөл Вишня, Илья Воскресенский, Иван Летохин, Артур Шиһапов, Нияз Латыйпов, Филипп Чевелев и Ринат Галиәхмәтов бар.

Блог-турның төп максаты – республиканың мәдәни-тарихи мирасы, туристик инфраструктурасы һәм вакыйгалы мөмкинлекләре  белән танышу һәм шулай ук Татарстанда автоөйләрдә сәяхәтләрне популярлаштыру. Катнашучылар узачак автомаршрут киләчәктә бөтен теләүчеләр үз автомобильләрендә шундый ук маршрутны кабатлый алырлык итеп төзелгән. 

     Татарстанда булганда кунаклар танылган “Камаз” заводын күрә, “Дөя фермасы”нда була, серле Молоствовлар усадьбасына экскурсия ясый, кызыклы Юрьев куышын узу кыенлыкларын татып, Зәңгәр күлнең салкын суына чумып карый, Россиянең иң яшь шәһәренең ничек яшәвен һәм башкаларны күрә алачак. Блогерларның миссиясе  бик җаваплы – чөнки аларны 30 миллионга якын аудитория күзәтеп торачак! Бөтен видеоконтент  ОК, BigPicture.ru сайтларында  һәм блогерларның шәхси аккаунтларында non-stop реаль вакыты режимында трансляцияләнәчәк. Үз чиратларында тамашачылар сәяхәт барышына тәэсир итә алачак: мәсәлән, тавыш бирү юлы белән аларның алдагы бару ноктасын сайлый яисә сорау бирә алачак һәм аларга проектта катнашучылар туры эфирдан җавап бирәчәк. Болардан тыш, тамашачылар белән аралашу онлайн режимында гына түгел, ә билгеләнеш пунктларында да мөмкин булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International