Екатерина Барабанова Болгар музей-тыюлыгында булды

2021 елның 30 апреле, җомга

Туристлык сезоны башланыр алдыннан Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Барабанова Екатерина Андреевна туристлар өчен иң популяр урыннарның берсе – Болгар музей-тыюлыгында булды. Төп хезмәт күрсәтү объектлары, сувенирлар сату нокталары каралды.

Карап чыкканнан соң җәмәгать туклануы һәм хезмәт күрсәтү инфраструктурасы предприятиеләре вәкилләре белән киңәшмә узды, анда хезмәткәрләрнең санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәвенә аерым игътибар бирелде.

Исегезгә төшерәбез, Болгар музей-тыюлыгы Татарстан Республикасының иң популяр туристлык үзәкләренең берсе. Болгар тарих-археология комплексы 2014 елда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International