ТУРИСТЛАРГА ТУРИСТЛЫК ПРОДУКТЫ ӨЧЕН ТҮЛӘНГӘН АКЧАЛАРНЫ КИРЕ КАЙТАРУ ӨЧЕН ТУРОПЕРАТОРНЫҢ ШӘХСИ ҖАВАПЛЫЛЫК ФОНДЫ АКЧАЛАРЫННАН ФАЙДАЛАНУ ТӘРТИБЕНӘ КАРАТА ЕШ БИРЕЛӘ ТОРГАН СОРАУЛАР

2021 елның 22 апреле, пәнҗешәмбе

Туристларга һәм (яки) башка заказчыларга туристлык продукты өчен түләнгән акча суммаларын кире кайтару өчен туроператорның шәхси җаваплылык фонды (алга таба – фонд) акчаларыннан файдалану турында хәбәрне тур операторына кайсы срокта җибәрергә кирәк?

Туристларга һәм (яки) башка заказчыларга туристлык продукты өчен түләнгән акчаларны туроператорның шәхси җаваплылык фонды акчаларыннан кире кайтару кагыйдәләренең 2 пункты нигезендә (Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 8 апрелендәге 461 номерлы карары белән расланган) (алга таба – Кагыйдәләр) хәбәр Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан тиешле карар кабул ителгәннән соң 1 ай эчендә җибәрелә (Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2021 елның 15 апрелендәге 977-р номерлы күрсәтмәсе).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International