Россия Хөкүмәте эшкуарларга ярдәм итүнең яңа программасын раслаган

2021 елның 1 марты, дүшәмбе

Әлеге программадан иң аз торгызылган тармакларга караган компанияләр файдалана алачак.

Хөкүмәт зыян күргән тармаклардан бизнеска ярдәм күрсәтүен дәвам итәчәк. Мондый ярдәм чараларының берсе «ФОТ 3.0» дигән яңа ташламалы кредит программасы булачак, аңа 7,7 млрд.сум тирәсе акча юнәлдереләчәк. Программаның шартлары турындагы карарны Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин имзалаган.

«ФОТ 3.0» алдагы ташламалы «ФОТ 2.0» программасына алмашка киләчәк, аның гамәлдә булу вакыты 1 апрельдә тәмамлана. Узган тугыз ай дәвамында ул бизнеска эш урыннарын саклап калырга ярдәм иткән, коронавирус аркасында зыян күргән кече һәм урта эшкуарларга ярдәм итү буенча иң кирәкле чараларның берсе булган.

Аларның барысына да кризиска кадәрге дәрәҗәгә әйләнеп кайта алмаганлыктан, Хөкүмәт программаны озайтырга булган. Яңа форматта кредит ставкасы 3% тәшкил итәчәк. Беренче яртыеллык дәвамында заемчы төп бурычны һәм кредит буенча процентларны түләмәячәк. Икенче яртыеллыкта моны ай саен тигез өлешләргә бүлеп түләргә мөмкин булачак.

Яңа программада зур булмаган компанияләр дә, шулай ук иң аз торгызылган тармаклардан эре компанияләр дә катнаша ала. Алар арасында – кунакханә һәм ресторан бизнесы, мәдәният, туризм, спорт һәм күңел ачу өлкәсе. Кредит күләме оешмада эшли торган хезмәткәрләр санына бәйле булачак. Максималь сумма – 500 млн. сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International