Россия Бөекбритания белән ике арада туктатылган авиабәйләнеш вакытын 16 мартка кадәр озайта

2021 елның 20 феврале, шимбә

Россия территориясенә яңа коронавирус йогышын кертү һәм таратуны чикләү буенча оператив штаб тарафыннан Бөекбритания белән ике арада туктатылган авиаэлемтә вакытын озайту турында карар кабул ителгән. Халыкның сәламәтлеген саклау өчен чикләү вакыты 2021 елның 16 мартындагы 23 сәгать 59 минутка кадәр озайтылган.

Элегрәк Россия, Бөекбритания территориясендә коронавирусның яңа штаммы ачыклану сәбәпле, 2020 елның 22 декабреннән 2021 елның 16 февраленә кадәр Бөекбритания белән авиаэлемтәне туктаткан иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International