Отельләр «2+1» акциясен 2021 елда дәвам иттергән!

2021 елның 12 феврале, җомга

Татарстан Республикасы отельләрендә «2+1» акциясе 2021 елның 30 апреленә кадәр гамәлдә булачак!

Акциянең шартлары элеккечә кала:

отельдә номерларга турыдан-туры бронь алганда (телефон буенча, электрон почта, шулай ук отель сайты аша) кунак, ким дигәндә ике төнгә урнаша икән, бушлай тәүлекләр ала, Казанның Иске Татар бистәсе буенча җәяүле экскурсия бүләк итеп бирелә. 12 яшькә кадәрге балалар, ата-ана белән бер номерда аерым йокы урыны бирелеп, өлкән кеше өчен түләнгән тариф нигезендә иртәнге аш белән түләүсез нигездә урнаштырыла.

Тәкъдим 2021 елның 30 апреленә кадәр гамәлдә булачак, акциядә «Neo Kazan Palace by Tasigo», «Relita-Kazan», «Клуб Отель Корона», «Шаляпин Палас Отель», «Гранд Отель Казан», «Амакс Сафар Отель», «Ибис Казань», «Ногай»,«Особняк на Театральной», «Шушма», «Гвардейская», «На Сайдашева», «Астория», «People» отельләре, «Енот» һәм «People» хостеллары катнаша.

Башка кунакханәләрне дә акциягә кушылырга чакырабыз! Элемтә өчен – Умергалина Ләйсән Искәндәрова, Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетының туристлык продуктын үстерү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе: +7(843)222-90-38, e-mail: Lyaysan.Umergalina@tatar.ru. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International