«Кунакчыллык мастеры» конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә

2021 елның 12 гыйнвары, сишәмбе

«Кунакчыллык мастеры» конкурсы кунакчыллык өлкәсендә һөнәрләрнең абруен күтәрүгә, шулай ук эчке туризмны үстерү буенча яңа проектларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән.

Конкурска авторлык турын, фестивальне яки вакыйгалы чараны, инвестиция проектын яки гамәлдәге туристлык инфраструктурасын төзү/модернизацияләү проектын, мәгариф, мәгълүмати яки мәгърифәтчелек проектын; төрле регионнар һәм максатчан аудиторияләр өчен проект; проект инициативасын яки сезнең тарафтан тормышка ашырыла торган идеяне тәкъдим итәргә мөмкин.

Конкурс 3 этапта узачак: теркәү һәм сайлап алу туры, региональ ярымфиналлар һәм финал. Онлайн-тест форматында сайлау этабы 2021 елның февралендә узачак. Сайлап алу этабы кысаларында конкурс экспертлары гомуми һәм һөнәри белемнәрне, интеллектуаль сәләтләрне һәм идарә итү компетенцияләрен бәяләячәк. Финал 2021 елның язында булачак.

Конкурста катнашу өчен 2021 елның 15 гыйнварына кадәр рәсми сайтта теркәлергә була: www.welcomecup.ru.

 Конкурс «Россия - мөмкинлекләр иле» президент платформасында «Һәркем өчен социаль лифтлар» федераль проекты кысаларында Туризм буенча федераль агентлык һәм Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәмендә уздырыла. Конкурсның партнеры – Кунакчыллык индустриясенең гомуммилли берлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International