Татарстан Республикасы Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Ивановның яңа ел котлавы

2020 елның 30 декабре, чәршәмбе

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Республикабыз халкын һәм килгән кунакларны, туризм индустриясе вәкилләрен, профильле югары уку йортлары мөгаллимнәрен һәм студентларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм!

Бу бөтен тармак өчен катлаулы ел булды. Авырлыкларны җиңеп чыгу өчен бик зур батырлык һәм профессионализм таләп ителде. Татарстанның туристлык тармагы иң катлаулы вакытта да ресурслар табарга сәләтле булуын раслады. Грант ярдәме өчен туриндустрия вәкилләренә Россия Федерациясе Хөкүмәте субсидияләре узып баручы елда гамәлдәге проектларны үстерүгә һәм яңаларын гамәлгә ашыра башлауга ярдәм итте. 2020 елда йөзләгән татарстанлы «Ял көннәрендә 1000 һәм 1 ләззәт» проекты ярдәмендә газиз республиканы үзләре өчен яңа яктан ачты. Бөек Болгар, Алабуга, Кама Тамагы, Балык Бистәсе, Чистай, Мамадыш, Байлар Сабасы һәм Кукмара буенча сигез маршрутта Татарстан районнары буенча сәяхәт хәтта иң таләпчән туристның да ихтыяҗларын канәгатьләндерә алуын күрсәтте.

Яңа ел алдыннан һәрвакыт иң яхшыга ышанасың һәм киләсе 2021 ел безгә яңа өметләр алып килер һәм барлык теләкләрне тормышка ашырыр дип өметләнәм!

Киләсе ел туриндустрия вәкилләренә бик күп эш алып килсен, туристлык үзәкләре, Татарстан кунакханәләре мөмкин кадәр күбрәк кунакларны каршы алсын һәм экскурсияләр саны артсын!

Әмма иң мөһиме сәяхәтләрнең тәмамланмавын телим! Газиз Татарстан буйлап сәяхәт итегез! Казанга килеп Ак Кремльне күрү, Бөек Болгардагы борынгы тарихка кагылу, Зөя утрау-каласында калып, үзеңне әкияттә кебек хис итү, Кама Тамагында Иделнең бөеклегенә соклану, Балык Бистәсендәге боланнарның ялын сыйпау, Кукмара районына шәп шоппинг-тур кылу, Саба районында банан белән ананасларның ничек үсүен карау, Мамадыштагы Эйфель манарасы фонында фотога төшү, Кыш Бабай резиденциясендә теләк теләп, республиканың иң яхшы кунакханәләрендә спа-процедуралар узу – чын күңелдән рәхәтлек!

Үзегез өчен Татарстанның яңа, үзгә якларын ачыгыз, сәяхәт итегез, ял итегез! Яңа ел бары тик шатлык һәм уңышлар гына алып килсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International