«Северный ветер» авиакомпаниясе белән берлектә Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты үткәргән матбугат туры кысаларында төбәкнең туристик мөмкинлекләрен өйрәнү өчен Татарстанга Кемерово һәм Новокузнецкидан массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре килде. Кунаклар республикада дүрт көн үткәрәчәк һәм Татарстан белән төрле яктан танышачак.
Казанга танышу максатларында килгән журналистлар арасында – «АиФ» газетасы, «A42», VSE42, ProKuzbass мәгълүмати интернет-сайтлары, «НОВО-ТВ» һәм «ВГТРК» телеканаллары вәкилләре.
Кунаклар Казанга кичә иртән очып килделәр һәм шәһәрнең тарихи үзәген карап чыктылар: Иске Татар бистәсе һәм Казан Кремле буйлап йөрделәр, шулай ук татар милли ашларыннан һәм камыр ризыкларыннан авыз иттеләр.
Бүген аларны Зөя утрау-шәһәре көтә, анда алар борынгы фрескаларны һәм археология агачы музеена барачаклар, ә кичен «Түбәтәй» татар ашлары ресторанында өчпочмаклар әзерләү буенча мастер-классларда катнашачаклар. Сәфәр ахырында журналистлар Бөек Болгарга юл тотачак, анда алар Kol Gali Resort & Spa спа-комплексында төн куначак.
Татарстан Республикасы белән Кемерово өлкәсе – Кузбасс арасында уңайлы транспорт авиаэлемтәсе – «Северный ветер» авиакомпаниясе самолетлары атнага 4 тапкыр оча: 2 тапкыр Кемеровога һәм 2 тапкыр Новокузнецкига.
Россиянең төрле төбәкләре буенча сәяхәтләрне яктырту өчен матбугат турлары уздыру «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты бурычларын үтәүгә ярдәм итә, ул ил буенча сәяхәтләрнең һәркем өчен уңайлы булуын тәэмин итүгә һәм гражданнарга дәүләт эчендә ял итү мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән.