Россия халыкара туризм академиясенең Казан филиалында «Vatel» кунакханә һәм ресторан бизнесы менеджменты өлкәсендә белгечләр әзерләүнең халыкара программасы буенча диплом эшләрен яклау узды.
Эшләрне яклауга 8 чыгарылыш укучысы кертелде. Эшләр инглиз Һәм француз телендә якланды. Диплом язу өчен студентлар Франция, Румыния, Берләшкән гарәп әмирлекләре, Мальдивлар, Сингапур, АКШта стажировка узганнар.
Комиссия диплом эшләренең дәрәҗәсен югары бәяләде. Кайбер студентлар чит ил кунакханәләренә һәм халыкара класслы рестораннарга эшкә чакырылган.
Хәзерге вакытта Россия халыкара туризм академиясенең Казан филиалы Казанда «Туризм һәм кунакчыллык менеджменты» юнәлеше буенча 2020 елда аккредитация алган бердәнбер уку йорты.
Хәзерге вакытта «Vatel - РМАТ» халыкара программасы буенча яңа уку елына студентлар туплау дәвам итә.
http://kf-rmat.ru/