Ростуризм "Бөек Идел юлы" проектына ярдәм итәчәк»

2020 елның 31 августы, дүшәмбе

29 август көнне, 14:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Бөек Идел юлы» проекты буенча Туризм буенча федераль агентлык, Идел буе федераль округы төбәкләре һәм «ТТ-Трэвэл» федераль туроператоры арасында хезмәттәшлек итү турындагы килешүне имзалау тантанасы була.

Тантанада Туризм буенча федераль агентлык җитәкчесе Зарина Валерьевна Догузова, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, шулай ук Идел буе федераль округының 5 субъектының башкарма хакимият органнары җитәкчеләре: Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Евгеньевич Иванов, Пермь краеның Туризм һәм яшьләр сәясәте агентлыгы җитәкчесе Юлия Альбертовна Ветошкина, Түбән Новгород өлкәсенең Туризм һәм халык сәнгате кәсепләрен үстерү департаменты директоры Сергей Владимирович Яковлев, Самара өлкәсе Мәдәният министрлыгының Туризм департаменты җитәкчесе – министр урынбасары Артур Игоревич Аюдрашитов, Мари Иле Республикасының яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм министры Лидия Александровна Батюкова катнашачак.

«Бөек Идел юлы» – 2015 елдан башлап эшләнә торган һәм географик, тарихи, мәдәни бергәлекне, милли үзенчәлекне һәм төп сәүдә һәм тормыш эшчәнлеген тәэмин итүче артерия – Идел елгасына караганлыкны белдерә торган Идел буе федераль округының 14 субъекты буенча төбәкара маршрутлар сериясен берләштергән төбәкара туризм маршруты. Әлеге маршрут «Бөек ефәк юлы»ның төньяктагы бер өлеше булып тора һәм 6 милләтне, миллион кешесе булган 5 шәһәрне, 7 халыкара аэропортны, ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасының 3 объектын һәм федераль әһәмияттәге 5 курортны берләштерә. «Бөек Идел юлы» Россия һәм чит ил туристларына мәдәни һәм табигый истәлекле урыннарны, шулай ук Идел буе төбәкләренең этник гореф-гадәтләрен һәм кухняларын ачарга тиеш.

               Хәзерге вакытта «Бөек Идел юлы» бренды белән 20дән артык төбәкара маршрут эшләнгән. Шулар арасында иң популяр булганнарының логистикасы:

  • Казан – Йошкар-Ола – Чабаксар;
  • Самара – Ульяновск – Казан
  • Ульяновск – Самара – Пенза
  • Түбән Новгород – Чабаксар – Йошкар-Ола – Казан – Свияжск (Зөя) – Болгар
  • Йошкар-Ола – Казан – Свияжск (Зөя) – Болгар

 

«Бөек Идел юлы» проектын гамәлгә ашыру эше Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы советның 2019 елның 4 октябрендә Казан шәһәрендә узган «Идел буе федераль округы төбәкләрендә эчке һәм читтән килү туризмын үстерү» мәсьәләсе буенча утырышы нәтиҗәләре буенча активлашты.

Беренче чиратта, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле И.А. Комаров билгеләп үткәнчә, «Бөек Идел юлы» дигән эре төбәкара туристлык проектын алга этәрү 2035 елга кадәрге чорга эчке туризмны үстерү стратегиясендә куелган 2035 елга кадәр круиз туризмы базарын 2 мәртәбә арттыру бурычын хәл итүгә зур өлеш кертәчәк, Идел елгасы бассейнында круиз туризмын яңа дәрәҗәгә чыгарырга, шулай ук туристлар агымы керү нокталарында да, тулаем алганда, проектка керәчәк төбәкләрнең территориясендә дә туристлык агымының башка төрләрен (мәдәни-танып белү, балалар, экология һәм эшлекле) комплекслы алга җибәрү рәвешендә мультипликатив нәтиҗә булдырырга ярдәм итәчәк.

         Бүгенге көндә Идел буе федераль округында 40тан артык туроператор «Бөек Идел юлы» концепциясенә туры килә торган төбәкара маршрутларны гамәлгә ашыра, әмма маршрутларны алга этәрү эше үзәкләштерелгән рәвештә түгел, ә төрле исем астында  алып барыла.

2018 елда маршрут «Минем Россия 2018» балалар мәдәни-танып-белү туризмы дигән илкүләм программасына кертелде. «Минем Россия» программасы кысаларында Татарстан Республикасына Россия Федерациясенең 22 субъектыннан 12-17 яшьлек 1485 бала килде.

2020 елда, халыкара туристлык базарында абруйлы компания булган һәм соңгы елларда эчке туризм өлкәсендә динамикалы рәвештә үсеш алган TUI туроператоры белән хезмәттәшлек итү кысаларында, «Бөек Идел юлы» проекты кысаларында эшләнгән маршрутларны әлеге оператор тәкъдимнәре исемлегенә кертү турында килешүгә ирешелде.

Идел буе федераль округының 6 төбәгеннән (Киров өлкәсе, Түбән Новгород өлкәсе, Самара өлкәсе, Пермь крае, Марий Иле Республикасы, Татарстан Республикасы) TUI компаниясе сайтында урнаштыру өчен 6 маршрут җибәрелде.

Әлеге хезмәттәшлекне үстерүдә, шул исәптән төбәкләрнең массакүләм мәгълүмат чаралары мөмкинлекләреннән файдаланып та, шулай ук реклама һәм матбугат турларын оештырып, «Бөек Идел юлы» проектын алга этәрү һәм популярлаштыру буенча уртак эш башкару күздә тотыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International