Сергей Иванов Мари Илендә яшәүчеләргә Татарстанда ял итү турында сөйләде

2020 елның 26 августы, чәршәмбе

Бүген, Сергей Иванов «Күршеләргә кунакка» проекты кысаларында Мари Иле Республикасының массакүләм мәгълүмат чараларында Татарстанның туристлык потенциалын тәкъдир итте. Шулай ук Сергей Иванов, Мари Иле Республикасының яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм министры Лидия Батюкова белән дә очрашты. Очрашу барышында төбәкләрнең туризм ягыннан җәлеп итүчәнлеген үзара алга таба этәрү мәсьәләләре, шулай ук «Бөек Идел юлы» проекты кысаларында туристлар агымын арттыру перспективалары турында да фикер алыштылар.

Бу Сергей Ивановның Идел буе федераль округы төбәкләренә дүртенче визиты. Элегрәк туристлык потенциалы Ульяновск, Самара өлкәләрендә һәм Удмуртия Республикасында күрсәтелгән иде. «Күршеләргә кунакка» программасы эчке туризмны популярлаштыруга һәм Идел буе федераль округында яшәүчеләрне Татарстан буенча сәяхәткә җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International